🚘 Бу, күпмедер дәрәҗәдә, Түбән Кама шинчылары өчен дә бәйрәм. Ник дигәндә, беренчедән, күбебез шәхси техникасын иярли, икенчедән алар җитештергән автомобиль шиналары илебез киңлекләрен иңли. ⚡️ Сезнең һөнәри осталык, хезмәтегезне зур җаваплылык хисе белән башкаруыгыз, игътибарлы, уяу булуыгыз пассажирлар, җәяүлеләр, коллегаларыгызның тормышын имин, хәрәкәтен ышанычлы итә. 🛣 Хөрмәтле, автомобиль йөртүчеләр! Сезнең юллар исе аңкып торган яңа түшәлгән асфальт юл кебек тигез, юл белән берегү дәрәҗәсе югары булсын! 👏 Кабул булсын теләкләр: ✔ Алама көпчәк күп шыгырдый, сез КАМА TYRES шинасы киертегез. ✔ Дүрт тәгәрмәчегез дә тигез әйләнсен. ✔ Юл өслеге белән нык берегү, коллектив бердәмлеге. ✔ Эштә һәм шәхси тормышыгызда тотрыклылык. ✔ Юлыгызда һәрвакыт яшел ут янсын!